Кукмара районыннан хәрби Дмитрий Ильин илебез иминлеге өчен көрәште
“Ильин Дмитрий Иванович илебезнең, районның патриоты булып күңелләргә кереп калачак”, - диде Азат Гарифуллин.
Бүген район Мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасында хәрби бурыч үтәгәндә гомере өзелгән якташыбыз, мотоукчылар бүлекчәсе наводчигы, рядовой Ильин Дмитрий Ивановичны соңгы юлга озаттылар.
Чит җирләрдә башын салган райондашыбыз белән саубуллашырга район җитәкчелеге, иҗтимагый оешма вәкилләре, хәрби хәрәкәт ветераннары, мәрхүмнең якыннары, дуслары, сыйныфташлары җыелган иде.
Матәм митингында район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, вакытлыча район хәрби комиссары вазыйфасын башкаручы Васил Халәветдинов, Әфганстан ветераннар берлегенең Кукмара бүлекчәсе җитәкчесе Рәшит Шакирҗанов, "Офицерлар союзы" рәисе урынбасары Раиф Гомәров һәм башкалар чыгыш ясады, хәрбинең гаиләсе, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашты.
Чыгышлардан соң хәрби бер минут тынлык белән искә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев