Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланган.

7 майда 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Чернышевский урамында  Дәүләт автоинспекторлары, участок инспекторлары белән берлектә, “Тоннель” операциясен үткәрде. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: иминлек каешын куймау (2 очрак), укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү, йөртү таныклыгын мәхрүм ителгән килеш руль артына утыру, автомобиль тәрәзәсен каралту техник регламент таләпләренә туры килмәү (1әр очрак).

Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорты махсус тукталышка куелган. 

Районның Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мондый төр массакүләм тикшерү эшләренең даими рәвештә алып барылачагын искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев