Районыбыздагы белем бирү йортларында Геройларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча даими зур эш алып барыла.
Ватан Геройлары көне уңаеннан районда тантаналы чаралар узды. Махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Руслан Андреев, Павел Морозов һәм Сергей Котов истәлегенә Чарлы һәм 4нче урта мәктәптә мемориаль такталар ачылды, Җиңү паркында митинг узды һәм Мәңгелек утка веноклар куелды.

Районыбыздагы белем бирү йортларында Геройларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча даими зур эш алып барыла. 4нче урта мәктәптә ачылган мемориаль такталар да җиденче һәм сигезенчесе иде.
Андреев Руслан Валерьевич 1997–2005 уку елларында 4нче урта мәктәптә белем ала. 2024 елның 13 июлендә Руслан Валерьевич хәрби хезмәт узу турында контрактка кул куя. Уку-укыту әзерлеге үткәннән соң, аны Запорожье юнәлешендәге 16544нче хәрби частька җибәрәләр. 2024 елның август аенда аның гаиләсенә часть командиры шалтыратып, коточкыч хәбәр җиткерә.
Морозов Павел Александрович 1989–1995 елларда 4нче урта мәктәбендә укыган. 2023 елның 31 маенда Павел Александрович контракт төзи һәм 5 июньнән махсус хәрби операциядә катнаша башлый. Ул Луганск халык республикасы территориясендә, Красный Луч шәһәрендә, 21690 номерлы часть составында хәрби бурычын үти. 2нче армия корпусының резерв артиллерия дивизионында мотоукчы ротасы командиры булып хезмәт итә. 2025 елның 25 апрелендә Сумы өлкәсе юнәлешенә җибәрелә. 2025 елның 18 маендагы сугышларның берсе вакытында капитан Морозов Павел Александровичның гомере өзелә...
Котов Сергей Валерьевич 1991 елның 26 ноябрендә Чарлы авылында туа. 1998 елда Чарлы урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә һәм 9 сыйныфка кадәр шунда белем ала. Каникуллар вакытында колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Мәктәп елларыннан ук ул һәрвакыт армиядә хезмәт итәргә хыяллана. 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Нократ Аланындагы механика техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, токарь һөнәре буенча диплом ала. Берникадәр вакыт «Яңа тормыш» хуҗалыгында токарь булып эшли, аннары Кукмара металл савыт-сабалар заводына эшкә урнаша.
2010 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Ватан алдындагы бурычны үтәп кайтканнан соң, 2012 елда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, бер ел дәвамында Төньяк Кавказда хезмәт үтә. Шуннан соң Яр Чаллыга күченеп, шәһәрдәге төзелешләрдә эшли, гаилә кора.
Махсус хәрби операция башланганнан соң, 2022 елда Котов Сергей Россия армиясе сафларына мобилизацияләнә. Ул алгы сызыкта, разведкада хезмәт итә. 2023 елның 25 гыйнварында батырларча һәлак була.

Өч якташыбыз да махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлык, кыюлык һәм үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәре өчен, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Хәтер һәм хөрмәт хисләрен берләштергән чараларда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан солдатлар, Геройларның гаиләләре һәм туганнары, мәктәп коллективлары катнашты. Чыгышлар вакытында якташларыбызның батырлыклары искә алынды, алар турында якты хатирәләр яңгырады, якыннарына сабырлык, түземлек теләкләре җиткерелде.

Бу көн — безнең өчен гади дата гына түгел. Ул — Ватан хакына гомерен биргәннәргә тирән ихтирам, киләчәк буыннарга батырлыкның кыйммәтен аңлаткан тере дәрес. Геройлар исеме — мәңгелек. Аларга багышланган мемориаль такталар, мәктәпләрдә үткәрелгән очрашулар, ел саен уздырыла торган хәтер чаралары — барысы да яшь буын күңелендә Ватаныбызны саклаучыларга хөрмәт хисен ныгыта һәм илебезнең иминлеге өчен кемнәрнең гомерен биргәнен онытмаска чакыра.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ» МА
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев