Бүгенге көндә уҗымнарны чүп үләннәренә каршы комплекслы эшкәртү эшләре башланып китте.
Бүгенге көндә районыбыз басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә бара. Хәзерге вакытка бөртеклеләр - 56, азык культуралары 25 процент чәчелгән.
Әлеге эштә лидерлар – “Урал”, “Рассвеет” хуҗалыклары, “Урал”, “Вахитов” җәмгыятьләре.
Шулай ук уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне “борона-мотыга” дигән агрегат белән эшкәртеп, минераль ашламалар белән тукландыру төгәлләнгән.
Бүгенге көндә уҗымнарны чүп үләннәренә каршы комплекслы эшкәртү эшләре башланып китте, дип хәбәр итте районның баш агрономы Илдар Габбасов.
Нет комментариев