Кукмара районына яңа коммуналь техника тапшырылды
Соңгы яңалыклар

Кукмара районына яңа коммуналь техника тапшырылды

Махсус техника ачкычларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында муниципаль район вәкилләренә махсус коммуналь техника ачкычларын тапшырды.

Республиканың коммуналь хезмәтләре автогрейдерлар, мини, фронталь һәм экскаватор-төягечләр белән баеды.

Кукмара районының «Прогресс» идарәче компаниясенә МТЗ тракторы бирелде.


Нет комментариев