Автомобиль ачкычларын Татарстан Рәисе тапшырды.
Кукмара район үзәк дәваханәсенең автопаркы барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган ике заманча, яңа ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү автомобиле белән тулыланды.
Казанда ачкычлар тапшыру тантанасы Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан узды. Чара кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бөтен Татарстанның медицина учреждениеләре җитәкчеләренә яңа медицина техникасы ачкычларын тапшырды.

фото: Кукмара район үзәк дәваханәсе
Нет комментариев