Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара полициясе рейдка чыкты

    Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларны ачыклау буенча мондый төр чаралар көн саен оештырылачак.

    Кичә Кукмара районы газетасы корреспондентлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдка чыктылар һәм район халкының үз-үзеңне изоляцияләү режимын ничек саклауларын контрольгә алдылар. Шоферлар һәм сәүдә объектлары тикшерелде.

    «Без әлегә кисәтү чаралары уздырабыз. Әмма алга таба тиешле таләпләрне үтәмәүчеләрне административ җаваплылыкка тартачакбыз. Мондый чаралар көн саен үткәрелә», - дип сөйләделәр полициядә.

    Тикшерү күрсәткәнчә, район халкының күбесе карантин турындагы мәгълүматны аңлап кабул иткән, әмма арада әлеге хәлгә ышанмаучылар да юк түгел.

    фото: Эльвира Мубаракшина/ «Хезмәт даны»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: