Кукмара музеенда “Хәтер маршы” узачак
Соңгы яңалыклар

Кукмара музеенда “Хәтер маршы” узачак

Очрашуда Әфган сугышы ветераннарының катнашуы көтелә

9 ноябрь көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда Казан шәһәренең Михаил Черепанов җитәкчелегендәге “Хәтер” төркеме белән берлектә “Хәтер маршы” узачак. Очрашуда Михаил Черепанов Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган райондашларыбызның туганнарына хәбәр итү кәгазьләре тапшырачак. Сугышта хәбәрсез югалган туганнары турында мәгълүмат алырга теләге булган кешеләрне музейда көтеп калабыз.

Шулай ук очрашуда Әфган сугышы ветераннарының катнашуы көтелә. Очрашуга рәхим итегез. Башлана 12.00 сәгатьтә.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев