Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара имамнары өчен татар телендә викторина үткәрделәр

Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

Туеш авылы мәчетендә «Дин - телне, тел динне саклый» дигән район викторинасы узды. Ул район мәчетләренең имам-хатыйплары өчен милли гореф-гадәтләрен саклау, татар мохитен үстерү, XIX-XX гасырлардагы дин әһелләренең мирасын өйрәнү максатыннан оештырылды.

Чара барышында Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Татарстанның төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевлар туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеге турында үгет-нәсыйхәт сөйләделәр.

Викторина нәтиҗәләре буенча Зур Сәрдек авылы имам-хатыйбы Рифат хәзрәт Ибраһимов, Күкшел авылы имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Садыйков, Каенлык авылы имам-хатыйбы Нәкыйп хәзрәт Халитов, Мәмәшир авылы имам-хатыйбы Вагыйз хәзрәт Нигъмәтуллин, Олыяз авылының икенче имамы Илназ хәзрәт Ибраһимовлар җиңүче булдылар.

Аларга дипломнар тапшырылды.

фото: http://dumrt.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев