Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында Кукмара җиңү яулады

2022 елга проектның беренче өлешен тормышка ашыру планлаштырылган, ул Ленин урамындагы «Зайди» кибетеннән «Забава» кибете янындагы автомобиль юлы күперенә кадәрге территорияне үз эченә ала.

- Кукмараның Ленин урамында тагын нинди төзекләндерү эшләре бара ул? Үзәк урамдагы җәяүлеләр юлына брусчатканы әле яңарак кына җәйгәннәр иде түгелме соң?

Мәдинә Г., Кукмара.

Әлеге сорауга җавапны Кукмара районы архитекторы Ләйсән Зәйнетдиновадан алдык:

- Уңайлы шәһәр мохитен булдыру өчен яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсының «Кече шәһәрләр» категориясендә Кукмара шәһәре «Кукмара витриналары. Ворошилов һәм Ленин Үзәк шәһәр урамнарын ревитацияләү» проекты белән җиңүчеләрнең берсе булды.

Обновление «витринных» улиц в Кукморе позволит решить проблемы городского планирования

«Архитектура десанты» җәмгыяте архитектура бюросы әлеге маршрутны проектлау белән шөгыльләнә. Ворошилов-Ленин урамнарын җирле халык һәм туристлар өчен тагын да уңайлырак итү максатыннан, юлның машиналар йөри торган өлешенә һәм аның янәшәсендәге территориягә үзгәрешләр кертү күздә тотыла.

Проектның конкурс концепциясе кысаларында велоюллар төзү, гранит брусчаткадан уңайлы тротуарлар ясау, куркынычсыз җәяүлеләр кичүе, заманча урам утлары, территорияне яшелләндерү, кече архитектура формаларын урнаштыру һәм автомобиль юллары өслеген алыштыру планлаштырыла.

Әлеге проектның генераль подрядчысы «Татмелиоводстрой». Проектка кергән территориядә юл өслеген сүтү эше башланды инде. Алга таба яктырткычлар урнаштыру һәм яңа юл өслеген монтажлау планлаштырыла.
Кокурс шартлары буенча проект концепциясен тулысынча тормышка ашыру күздә тотыла. 2022 елга проектның беренче өлешен тормышка ашыру планлаштырылган. Ул Ленин урамындагы «Зайди» кибетеннән «Забава» кибете янындагы автомобиль юлы күперенә кадәр территорияне үз эченә ала.

Фото: Фонд «Институт развития городов РТ», Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk