Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара делегациясе тантаналы чарада катнашты

Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Казан шәһәрендә тантаналы чара узды. Анда авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәткәрләре чакырылган иде. Бәйрәм кунакларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендә кукмаралылар да катнашты.

Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, “Восток” җәмгыяте җитәкчесе Алексей Леонтьев, “Урал” җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов, “КукморЗерноТорг” җәмгыяте директоры Гүзәлия Гизатуллина, “Восток”ның баш агрономы Илфат Мөхәрләмов, “Урал” хуҗалыгының механизаторы Рафис Галимов, Вахитов исемендәге хуҗалыкның механизаторы Василий Игушин, “Уңыш” җәмгыятенең бозау караучысы Равилә Нәфыйкова, “Әсәнбаш-Агро” җәмгыятенең сыер савучысы Лидия Красновалар бар иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk