Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кәркәүч мәдәният хезмәткәрләре күпбалалы Шакирҗановларда кунакта булдылар

Бу гаиләнең тормыш девизы: “Картайганчы тигезлектә, бергә тормыш көтәргә, кайгыны да, шатлыкны да һәрчак уртак итәргә”

Кәркәүч мәдәният хезмәткәрләре “Гаилә бәхете – балада” дигән тема буенча күпбалалы Шакирҗановларда кунакта булдылар.

Күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бездә бик күп. Шуларның берсе – гап-гади авыл кешеләре Энҗе һәм Илдар Шакирҗановлар. Алар Бурсык Елга авылында матур гына гомер итәләр. Бу гаиләнең тормыш девизы:

“Картайганчы тигезлектә, бергә тормыш көтәргә, кайгыны да, шатлыкны да һәрчак уртак итәргә”. Әйе, шундый девизга таянып яшәгән гаилә генә күркәм була. Энҗе бәхетен ерактан эзләми: күрше авыл егете Илдар белән тормыш корып жибәрә, фермада  хезмәт куя. Башта сыер сава, хәзерге вакытта бозаулар карый. Ә Илдар исә вахта белән читтә эшли. Берсеннән-берсе алма кебек тупырдап торган 7 бала үстерәләр алар. Сарай тутырып мал туар, тавык-чебеш асрыйлар. Алар – бик тырыш гаилә. Энҗенең әнисе Рәхилә апа белән Нургали абый да 6 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Әниемнән үрнәк алганмындыр, дип елмая Энҗе, һәрбер сабый үз бәхете белән туа, ди ул. Чыннан да, балалар тырыш, акыллы. “Гаилә бәхете – балада” дип, юкка гына әйтмәгәннәр, өйдә балаларың йөгерешсә, сарайда малың булса, авыл халкының соенече, куанычы шулдыр.

Күпбалалы гаиләләрне шаулап, яфрак ярып утырган агачка тиңлим мин. Шундый гаиләләрне санап үтәсем килә. Менә алар: Кәркәүчтән Йолдыз һәм Фәнис Гариповлар, Бурсык Елгадан Алсу һәм Дамир Әхмәтгалиевлар, Әлфия һәм Фидәил Әхмәтовлар, Гөлназ һәм Линар Әхмәтгалиевлар, Энҗе һәм Айрат Гобәйдуллиннар өч бала тәрбиялиләр. Алар барысы да матур, тату гаилә булып яшәсеннәр иде дигән теләктә калам.

Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев