Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кәркәүч елгасы буасында оештырылган «Яшь балыкчылар» фестивалендә Кукмара укучылары көч сынашты

Фестиваль шартлары буенча яшь катнашучылар мөстәкыйль рәвештә кармакны ташларга, балыкны чыгаруны үзләре башкарырга тиеш иде.

Кәркәүч елгасы буасында ел саен үткәрелә торган «Яшь балыкчылар» фестивале узды. Анда Кәркәүч, Манзарас, Зур Кукмара мәктәпләре, беренче гимназия укучылары да катнашты. Бу хакта Кәркәүч мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Хафизуллина хәбәр итте.

«Безнең мәктәп бу фестивальне инде өченче тапкыр оештыра. Чараның төп максаты – табигый ресурсларга сакчыл караш тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенә тарту. Фестиваль шартлары буенча яшь катнашучылар мөстәкыйль рәвештә кармакны ташларга, балыкны чыгаруны үзләре башкарырга тиеш иде. Ясалма һәм табигый үсентеләрне куллану рөхсәт ителде», - диде ул.

Быел Кәркәүч мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Алинә Зарипова җиңүче булды.

Килгән кунаклар һәм укучылар шулай ук таяк тартышу, тауга йөгерү, чүлмәк вату, авызга кашык белән йомырка кабып йөгерү кебек спорт төрләрендә көч сынаштылар, саф һавада күңелле ял иттеләр.

Әлеге фестиваль кысаларында «Чиста яр» акциясе дә узды. Буа һәм аның янәшәсендәге территориянең пычрануына юл куймас өчен, укучылар пластик, пыяла чүпләр җыйдылар.

Катнашучыларны бүләкләп, нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, һәркем тәмле балык шулпасыннан авыз итте. Бу чара елдан-ел матур бер традициягә әверелеп килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев