Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Коронавируска каршы прививка ясату өчен Россия дәүләт хезмәтләре порталында язлырга мөмкин

Прививка ясаткач, кеше үзенең сәламәтлеген күзәтеп, Россиянең дәүләт хезмәтләре порталындагы махсус көндәлеккә теркәп бара ала.

Татарстан Республикасында коронавирустан вакцинациягә Россиянең дәүләт хезмәтләре порталы аша язылып була, дип яза «Татар-информ» МА.

Прививка ясатырга язылу өчен дәүләт порталындагы «Табибка язылу» яки аерым «COVID-19 коронавирусыннан вакцинация» хезмәтләреннән файдаланырга тәкъдим ителә. Төгәл дата һәм вакытны билгеләп булмаган очракта, вакцинация узарга теләүчеләр исемлегенә язылырга кирәк.

Медицина оешмаларында вакцинациягә чиратлар ике атна алдан төзелә. Шуңа күрә прививка ясатырга язылганда, медицина хезмәткәре элемтәгә кереп, вакцинациянең көнен һәм вакытын хәбәр итсен өчен, шәхси мәгълүматларны да язып калдырырга кирәк.

Прививка ясаткач, кеше үзенең сәламәтлеген күзәтеп, Россиянең дәүләт хезмәтләре порталындагы махсус көндәлеккә теркәп бара ала. Прививканың икенчесен ясатканнан соң вакцинация узу турында электрон сертификат җибәрелә.

Татарстанлылар вакцинация узарга бик актив языла башлады, аларны прививка ясатырга теләүчеләр исемлегенә теркәп баралар.

фото: Михаил Захаров/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk