Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнендә Кукмарада яшь пар никахларын теркәде

ЗАГСтан соң гаилә башлыгы, гомумроссия тавыш бирүдә катнашу өчен, сайлау участогына барырга планлаштыра.

Кукмарада июль аеның беренче көнендә яңа гаилә - Шакировлар барлыкка килде. Аларны теркәү РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көненә туры килде.

«Датаны махсус сайламадык. Шулай туры килүе күңелле, әлбәттә. Бүген танышуыбызга нәкъ бер ел да бер ай. Без Казанда таныштык. Аралаша башладык, аннары гаилә корырга ниятләдек», - ди ире Руслан Шакиров.

Тату яшәү, балалар тәрбияләү, бер-берен саклау һәм һәрвакыт ярдәм итү - яшь парның тормышка планнары.

ЗАГСтан соң гаилә башлыгы, бөтенроссия тавыш бирүдә катнашу өчен, сайлау участогына барырга планлаштыра. Ә хатыны инде үз тавышын бирергә өлгергән.

«Без яшь, актив, шуңа күрә үз илебез тормышында катнашырга, сайлауга барып, үз тавышыбызны бирергә тиеш», - ди Айгөл һәм Руслан Шакировлар.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk