Кичә Биектау районында иномарка белән бәрелешкән машинаның йөртүчесе һәлак булган (фото)
Фаҗига кичә көндез Казан-Малмыж юлында булган
Биектау районында юл-транспорт һәлакәтендә бер ир-ат үлгән. Бу турыда Дәүләт автоинпекциясендә хәбәр иттеләр.
ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, бүген 15.30 сәгатьтә Казан-Малмыж юлының 46 нчы километрында 14нче модельле «Лада» автомобилен йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Тойота» белән бәрелешкән.
Авариядә «Лада» автомобиле җимерелеп, берничә кисәккә бүленгән, ә йөртүчесе урында ук үлгән.
Чит ил машинасы йөртүчесен һәм пассажирын хастаханәгә озатканнар.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/18/195569/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев