Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Хезмәт даны» газетасы редакциясенең баш мөхәррире Кукмара районы халкына мөрәҗәгать итә

Редакциябездә газетаны яңа форматта чыгаруга әзерлек бара.

«Быелгы кәбисә ел бик авыр үтте. “Таҗлы вирус” бер селтәнүдә күнегелгән тормышыбызның астын өскә китерде: кемдер үзе каты авыруга дучар ителсә, кемдер якын, кадерле кешесен югалтты, җайга салынган хезмәтен-шөгылен туктатучылар, эшсез калучылар да булды, ул арада, икътисадый кризисны сәбәп итеп, азык-төлек, дару бәяләре югары сикерде. Әйе, безне үзенчә сыный бу мәкерле чир, саулыкның кадерен белергә, бүгенге көнгә шөкер итеп яшәргә өйрәтә. Ул безне бер хакыйкатькә дә төшендерде әле: авыру-чир каршында без барыбыз да бертигез икән бит.

Дөньякүләм танылган шәхесләрнең, зур җитәкчеләрнең, муллык диңгезендә коенучыларның да пандемия корбанына әйләнүләре бу дөньяда матди байлыкның бер көнлек икәнен, гомерне һәм сәламәтлекне зур акчаларга да сатып алып булмавын, шуңа булганның кадерен белеп яшәргә кирәклеген тагын бер кат раслый. Битлекле тормыштан туеп, “Элек бик рәхәт яшәгәнбез икән, шуны аңламаганбыз гына”, - дип кабатлаучылар да көннән-көн арта. Барлык нәрсә чагыштыруда сизелә шул.

Авырлыкларга карамастан, тормыш алга бара. Менә-менә кешелек бу пандемияне дә җиңәр, барысы да кабат элеккеге эзгә кайтыр дигән өмет күңелләрне җылытып тора. Яңа елга да шундый якты уйлар белән аяк басыйк. Алда әле безне күп эшләр көтә, һәркем киләчәккә яңа планнар кора. Менә редакциябездә дә газетаны яңа форматта чыгаруга әзерлек бара. Яңа елдан соң ул атнага бер тапкыр, 12 битле булып дөнья күрәчәк һәм укучыларыбызга җомга көнне таратылачак. Бу почта чыгымнарын киметү белән беррәттән, газетаның эчтәлеген яхшырту, кызыклы язмаларга баету максатыннан шулай эшләнә. Чәршәмбе көннәрендә чыгып килүче дүрт кенә битле газетага әллә ни күп материаллар кертеп булмый бит.

Быел газетабыз үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте. Язын үзизоляция чорында да бер көн эштән тукталмадык, райондашларыбыз белән элемтәләрне өзмәдек. “Демография – безнең киләчәк” дигән проектыбыз белән 300 меңгә якын сумлык грант отуыбыз күп кенә үрнәк гаиләләрнең тормышын бәян итәргә мөмкинлек бирде. 
Газетабыз киләсе елда да 5300 артык гаиләгә район яңалыкларын җиткереп торачак. Традицион сәхифәләр белән беррәттән, яңа кызыклы рубрикалар да укучыларыбыз күңеленә хуш килер дип ышанабыз. Үзегездән дә хатлар, телефоннан шалтыратулар көтеп калабыз. 

Яңа елда яңа очрашуларга кадәр! Барыбыз да сау-сәламәт булыйк!», - ди Гөлгенә Шәрипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев