Район Башкарма комитетыннан һәр оешма-предприятиегә 3 августка кадәр үзләренә беркетелгән территорияләрне чүп-чардан, чүп үләннәреннән чистартырга кирәклеге турында хәбәр килеп төште.
Безгә, «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә Кукмараның Октябрь урамы билгеләнгән иде. Бүген яхшы кәеф, уен-көлкене бергә кушып, без әлеге «миссия»не үтәдек. Кемнәрнеңдер капка төбендәге кычыткан, әрем, тигәнәк, алабуталарын кисеп чыкканбыз икән, гафу итәрсез. Алар бер дә шәһәребезне бизәми иде.
Нет комментариев