Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

КФУ метеорологы Татарстанда май бәйрәмнәренә һава торышы турында сөйләде

Республикага хәзер Төньяк Атлантиканың циклонлы һәм явым-төшемле тәэсире кирәк, әмма алар безне читләтеп үтәләр, ди Юрий Переведенцев.

Татарстан башкаласында май бәйрәмнәрендә һаваның уртача тәүлеклек температурасы климат нормасына якынлашачак. Ләкин салкын һава торышы кыска вакытлы була. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Майның беренче атнасында температураның кыска вакытка төшүе көтелә. Безнең территория аша салкын фронт узачак. Ләкин бу озакка бармаячак, аннары тагын җылыта. Берничә көндә генә уртача тәүлеклек температура климат нормасына якынлаша, ә аннары һава торышы кабат коры һәм җылы булачак», — дип аңлатты тикшеренүче.

Россия Гидрометеорологияүзәге фаразлавынча, майның беренче декадасында Казанда һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан дүрт градуска югарырак булачак, ул бу вакытта +11,7 градус тәшкил итә. Гомумән алганда, ай коры һәм җылы булачак.

«Әгәр һава торышының антициклонлы характеры сакланса, аномаль җылылык озакка сузылачак. Безгә хәзер Төньяк Атлантиканың циклонлы һәм явым-төшемле тәэсире кирәк, әмма алар безне читләтеп үтәләр», - дип өстәде Юрий Переведенцев.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев