Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казанда белешмә сатучылар тоткарланган

Урамда йөрү өчен рөхсәт бирә торган белешмәләрне 1000 сумнан 2000 сумга сатканнар.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итуенчә, полиция хезмәткәрләре Казан шәһәрендә йөрергә хокук бирә торган белешмәләр әзерләү һәм аны сату буенча законсыз эшчәнлекне туктаткан.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары уздырган вакытта эшкә урнашу буенча белешмәләр әзерләү һәм аларны сату буенча законсыз эшчәнлекнең өч очрагын ачыклаган. Белешмә COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә үз-үзеңне изоляцияләү чорында Казан шәһәрендә йөрү хокукын бирә.
Полицейскийлар «Whatsapp» социаль мессенджеры һәм «Вконтакте» социаль челтәре аша бер белешмәне 1000 сумнан 2000 сумга сатуын ачыклаган.

Оператив-эзләү чараларын үткәрү вакытында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре, янәсе,Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш эшчәнлеге белән бәйле оешмага эшкә урнаштыру турында ялган белешмәләр алынган. Акча тапшырганнан соң югарыда күрсәтелгән затлар полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

Ике факт буенча тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Кулга алынган бер кешегә карата РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсенең 1 бүлеге (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау, әйләнешкә җибәрү) кузгатылган.

фото: Оперштаб по борьбе с коронавирусом

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев