Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Иске Юмья авылында яшәүче Фекла Алексеевага 90 яшь тулды

Юбиляр бүген район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Оштырма Юмья авыл җирлеге башлыгы Станислав Тимофеевтан җылы, матур тәбрикләү сүзләре кабул итте.

Иске Юмья авылында яшәүче Фекла Алексеевага бүген 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Оштырма Юмья авыл җирлеге башлыгы Станислав Тимофеев котлады. Алар туган көн иясенә чәчәкләр, истәлек бүләге тапшырдылар, алга таба да якыннары янәшәсендә кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр. 

Фекла Алексеева тумышы белән Югары Юмья авылыннан. Ул Иске Юмьядан Александр исемле егеткә кияүгә чыга. Алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. «Сугыш башланганда миңа нибары 8 яшь иде. Башка кызлар шикелле миңа да басуда бик күп эшләргә туры килде», - дип искә ала юбиляр. 

Ул төрле эшләрдә: күмәк хуҗалыкта, төзелештә бригадир, клубта, сәркатип булып хезмәт куя. 

Фекла Алексееваның 11 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Ул бүгенге көндә улы һәм килене белән яши. 

90 яшьлек әбекәй бик аралашучан, кунакчыл. Ул кунаклар килүгә бик сөенде.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk