Иртәгә Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә
Соңгы яңалыклар

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Көндез һәм кич республикада урыны белән секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил булы ихтимал.

Иртәгә, 6 юньдә, Татарстанда төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көннең икенче яртысында һәм кич яшенле яңгыр, шулай ук көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә исүче көчле җил көтелә.

Татарстан синоптикларының беренчел фаразлары буенча, һава шартлары начарлану үзәге Көнбатыш Себергә туры килгән циклон йогынтысына бәйле.

Төнлә 10 градус җылы, ә көндез +23, +28 градус җылы булачак.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев