Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

19 июньдә төш вакытыннан алып, кичке сигезгә кадәр республикада һава шартлары бозылачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

19 июньдә төш вакытыннан алып, кичке сигезгә кадәр республика территориясендә яшенле яңгыр явачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, көчле җил вакытында реклама такталары, вывескалар, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмау хәерле. Шулай ук йорт диварлары буенда яки җәмәгать транспорты тукталышларында көчле җилдән ышыкланырга киңәш ителми. 

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X