Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ирада Әюпова театрлар ачылмаган очракта билетлар өчен акчаны кире кайтарырга вәгъдә итте

Татарстан театрлары көзге спектакльләргә билетлар сатуга кереште, ләкин заллар яртылаш кына булачак.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова театрлар бу көздә ачылмаган очракта тамашачыларга билет акчасын кире кайтарырга вәгъдә итте. Бу хакта ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде, дип яза «Татар-информ». 

«Сентябрьгә без билетларны залның яртысына әлегә куркып кына сатабыз. Кайбер спектакльләр август ахырына куелган. Әгәр театрлар ачылмаса, без тамашачыга акчаны кайтарабыз», — диде ведомство башлыгы.

Министр «Алтын битлек» премиясе номинантлары һәм лауреатларының сентябрьдә булачак спектакльләре сериясен игълан итте. Вакыйганың булу-булмавы республикада эпидемиологик вәзгыятькә бәйле. Шулай ук финанслау мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк.
Әюпова сүзләренчә, театрлар өчен бюджеттан тыш керемнәр мөһим, аларның күбесе хезмәткәрләргә түләү өчен тотыла. Әмма көзге спектакльләргә сатылган билетлардан кергән акча әлегә сарыф ителми. 

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев