Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ир белән хатын 1 яшьлек сабыен юл кырыенда ташлап калдырган

Кечкенә кызны таксист күреп алып туктый.

Казанда ир белән хатын талашуы чак фаҗига белән тәмамланмаган. Аерылышырга карар иткән һәм мөнәсәбәтләр ачыклаган пар чираттагы талашулары нәтиҗәсендә шултиклем нык кычкырыша ки, ир үзенең элеккеге сөеклесен "ерак адрес" буенча җибәрә һәм машинасы белән китеп бара.

Хатын ачуын җәнҗал шаһиты булган бер яшьлек кызыннан алырга тели, күрәсең. Ул баланы караңгыда, ниндидер чүп-чарны кебек, юл читендә ташлый һәм үз эшләре буенча китеп бара.    

Кечкенә кызны таксист күреп алып туктый. Аның пассажиры шунда ук ашыгыч хезмәтләргә шалтырата. Полиция, «ашыгыч ярдәм» дә килгән. Вакыт узгач, кызның әти-әнисе дә шул юл читенә кире кайтканнар. Күрәсең, гаебен аңлаганнардыр.

Аларга шунда ук ата-ана бурычларын үтәмәгән өчен беркетмә төзелә, икесенә дә 500әр сум күләмендә штраф салынырга тиеш, дип яза Матбугат.ру.    

фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Только 500? Да их за это садить надо

    erid: 2VtzqxWHLUk