Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Янилдәге аграр көллият коллективы мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм күрсәтте

«Нәтиҗәдә бик әйбәт кенә сумма җыелды, һәм без бу акчага солдатлар өчен азык-төлек, киемнәр сатып алдык. Һәм шуннан соң көллият исеменнән шул тарафларга үзебез барып кайтырга, дигән фикергә килдек», - ди көллиятнең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы, «Кар десанты» эзләнү отряды җитәкчесе Раниф Сәмигуллин.

...Беркөнне ватсапның Янил авылы төркеменә куелган берничә фоторәсемне күргәч, күпләрнең күңелләре кузгалып, ирексездән күз яшьләре дә бәреп чыккандыр. Ни өчен шулай, гадәти фотолардыр бит инде, дисездер? Кемдер өчен шулай тоелыр да, ә менә Артур һәм Харисның туганнары, якыннары өчен бик тә кадерле ул. Фоторәсемнәрдә мобилизацияләнгән егетләрнең якташлары белән очрашу мизгеле иде. 

Яңа елны каршы алырга санаулы көннәр калып барганда, Янилдәге аграр көллияттә эшләүчеләр бәйрәм корпоративын быел үткәреп тормыйча, берникадәр акча җыешып, мобилизацияләнгән солдатларга: якташларга, Татарстаннан китүчеләргә  ярдәм итәргә, дигән фикергә киләләр. Көллият коллективы гына түгел, студентлар да бу изге эштә актив катнаша. 

«Нәтиҗәдә  бик әйбәт кенә сумма җыелды, һәм без бу акчага солдатлар өчен азык-төлек, киемнәр сатып алдык. Һәм шуннан соң көллият  исеменнән шул тарафларга үзебез барып кайтырга, дигән фикергә килдек. Барлык тупланган әйберләрне көллият автобусына урнаштырдык та мастер Дилүс Кәшипов белән юлга кузгалдык. Районның сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов та безнең белән бергә барды», -  ди көллиятнең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы, «Кар десанты» эзләнү отряды җитәкчесе Раниф Сәмигуллин.

Алар бер тәүлек эчендә юлда туктап та тормыйча, Югары Осланнан килгән колонна белән алдан ук планлаштырып куелган ноктага барып җитәләр. 

Шулай туры килә: Раниф, иң беренче булып, үзенең туганнан туган энесен, әниләре Янилдә яшәүче, үзе Яр Чаллыдан булган Харис белән очраша. Әнисеннән посылка да тапшыра. Аның белән аз гына аралашып алганнан соң, алгарак киткәч, Чишмәбаш егете, көллиятне тәмамлаган Әмир белән очрашалар. Тарлау, Купка, Күкшел, Зур Кукмарадан булган егетләрне дә күреп сөйләшәләр. 

«Күчтәнәчләрне һәр батальонга тигез итеп бүлдек, әмма госпитальдә эшләүче Артур белән генә очраша алырбызмы, табарбызмы икән, дигән уй күңелдә бар иде. Шуңа күрә алар өчен берәр тартма гына күчтәнәч калдырдык. Госпитальгә килеп җиткәндә, ишек төбендә иптәшләре белән сөйләшеп торучы Артурны күреп алдым. Әле автобус туктап та өлгермәгән иде, ишеген ачып, нихәл дип кычкырдым. Сөенде Артур, сүзен дә әйтә алмый торды. Үзе дә Татарстан номерлары булган автобусны күргәч, беренче мәлдә сәерсенеп калдым, фамилиямне ишеткәч егылып китә яздым, ди.  Рәшит абый госпиталь өчен коляскалар алган иде, ул шуларны тапшырган арада Артур белән егерме минут чамасы сөйләштек. Шул көнне иртә белән бер грамм ризык капмыйча юлга кузгалган идек. Барлык эшләрне тәмамлап, кайтыр юлга чыкканчы төнге сәгать 12 булды. Тамагыбыз ачса да, егетләр белән очрашу шуның кадәр күңелгә нык тәэсир итте, алардагы ныклык, патриотизм рухына сокландым. Исән-имин әйләнеп кайтыгыз, очрашулар насыйп булсын, егетләр, дип саубуллаштык без», - ди Раниф.
 
Рәйханә Әхмәтова, Рашидә Кыямовалар

Игелекле юлда йөргән,  кадерлеләребез белән очрашкан Раниф белән сөйләшкәннән соң, үзләрен күргән кебек булдык. Көллият хезмәткәрләренә, студентларга безнең хөрмәтебез зур.  
 
 

Кукмара  аграр  көллиятендә  күчтәнәчләр  туплау  мизгеле. /Раниф  Сәмигуллин  фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Рухи матурлык

erid: 2VtzqxWHLUk