«Географик диктант»: 600дән артык кукмаралы акциядә катнашты
Соңгы яңалыклар

«Географик диктант»: 600дән артык кукмаралы акциядә катнашты

Диктантны «Рус географик җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештырды.

Географик белемнәрне популярлаштыру һәм Россия географиясе белән кызыксынуны арттыру максатыннан, Кукмара районының гомумбелем бирү учреждениеләре базасында «Географик диктант» халыкара агарту акциясе узды.

Диктантны «Рус географик җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештырды. «Географик диктант» акциясендә барлыгы 612 кеше катнашты, шулардан 586сы – укучы балалар.

Фото: район мәгариф идарәсе 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев