Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Югары Арбаш авылында балалар Сабан туе гөрләп үтте

Тау башыннан әтәч куу, 10-12 яшьлек малайлар арасында балык тоту конкурсы, кечкенәләр өчен капчык киеп ярышу, баудан уенчыклар кисү, чаңгы киеп узышу, кыршау әйләндерү һәм башка уеннар булды

Югары Арбаш авылында балалар өчен Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмне авылыбыз имамы Фәнис Мортазин ачып җибәрде. Аннан соң балалар белгән догаларын укыдылар. Дога укулардан соң, Өркеш һәм Арбаш авылы яшьүсмерләре арасында футбол уены башланып китте. Әти-әни һәм балалар өчен дә төрле уеннар оештырылган иде. Тау башыннан әтәч куу, 10-12 яшьлек малайлар арасында балык тоту конкурсы, кечкенәләр өчен капчык киеп ярышу, баудан уенчыклар кисү, чаңгы киеп узышу, кыршау әйләндерү һәм башка уеннар булды.Һәр балага истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәмебезне ямьләндереп килгән кунакларга самоварда кайнаган үлән чәйләре, коймак, плов әзерләнде. Футбол уенында исә Өркеш командасы жиңеп, кубок һәм истәлек бүләкләренә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk