Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Ятмас-Дусай авылында «Моңнар кайтсын авылга» дигән кичә булды

Авыл халкы ярдәмендә оештырылган бәйрәм кунакларга хуш килде

Ятмас-Дусай авылы мәдәният йортында район күләм "Илһам алып туган яктан" фестивале кысаларында "Моңнар кайтсын авылга" исемле искиткеч әдәби-музыкаль кичә булып үтте.Театральләшкән кичә җыр, нәфис сүз, биюләр белән үрелеп барды. Кичәдә кече яшьтән алып өлкән яшькә кадәр кеше катнашты. 80 яшен тутырган Әбузәр абыйның Шиһабиев тальянда "Дусай көен" уйнавы күңелләрне тибрәтте.Чит җирләрдә яшәүче авылдашлар үзләренең җырга, моңга булган осталыклары белән авылдашларны шаккаттырдылар.Кичәне карарга зал тутырып авылдашлар, якташлар килгән иде. Шушы кичәне оештыручы һәм алып баручы мәдәният йорты директоры Венера Әкбәрова һәм сәнгать җитәкчесе Гүзәл Богдановага эшләрендә зур уңышлар насыйп булсын. Шул көнне алган якты тәэсирләр, җылы хисләр күңелләрдә озак сакланыр дип уйлыйм.

Ренат Хуҗин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев