Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: “Татарстан - яңа гасыр” хәрәкәте вәкилләре Кукмара укучылары белән экология мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Кунаклар республика туфрагы, аның үзлекләре, органик матдәләр турында сөйләделәр

Бүген күппрофильле лицей базасында “Экология көне” үткәрелде. “Татарстан - яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте, ТР Фәннәр академиясенең экология мәсьәләләре һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты хезмәткәрләре составындагы экологик десант мәктәп укучылары өчен экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә караган чаралар үткәрделәр.

- Республикасы территориясендә безнең “Татарстан – Яңа Гасыр” хәрәкәте егерме ел эшли. Ул – Татарстанда Җир Хартиясе булдыруны әйдәп баручы. Бүген сездә кунакта булу, экология мәсьәләләре турында сөйләшү бездә уңай тәэсирләр калдырды. Безнең әңгәмә кызыклы гына түгел, ә файдалы да булачагына ышанам, - дип сөйләде “Татарстан – Яңа Гасыр” республика хәрәкәтенең Югары советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова һәм укытучылар, укучылар өчен дә файдалы булачак китапларны мәктәпкә тапшырды.

Кунаклар республика туфрагы, аның үзлекләре, органик матдәләр турында сөйләделәр. Алар шулай ук тәҗрибә үткәрделәр: алдан мәктәп укучылары алып килгән су сыйфатын тикшерделәр.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев