Фото: Кәркәүчтә “Сөмбелә” бәйрәме гөрләп узды
Барлык чыгышларны авыл халкы җылы алкышларга күмде
Кәркәүч мәдәният йортында көз патшабикәсе “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде. “Тынгысыз йөрәкләр” ансабле һәм кайткан кунакларыбызның чыгышларын, үзешчәннәребезнең кызыклы юмор-сатираларын авыл халкы җылы алкышларга күмде. Әлеге чарадан көзге уңышларыбыз һәм табыннарыбыз мул булсын, йөзебездән шат елмаю мәңге китмәсен дигән теләктә калып таралыштык.
Көз бит ул – муллык билгесе,
Тырышлыкны сорый көн саен.
Мул уңышлар, шатлык-бәрәкәтләр
Алып килсен безгә ел саен.
Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев