Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Чишмәбашта "Җырлы - моңлы балачак" дигән бәйрәм булды

Мәктәпнең башлангыч сыйныф, 5, 6, 7, 8 нче сыйныф укучылары, студентлар һәм әти - әниләр, хәтта әби - бабайлар тырышлыгы белән үтте концерт

Мәктәп коллективы Чишмәбаш халкына "Җырлы - моңлы балачак" дип аталган бәйрәм оештырды. Мәктәпнең башлангыч сыйныф, 5, 6, 7, 8 нче сыйныф укучылары, студентлар һәм әти - әниләр, хәтта әби - бабайлар тырышлыгы белән үтте концерт. Шушы бәйрәмне оештыруда актив катнашкан әти–әниләр Расих Хантимиров, Айдар Әхкәмов, Илфат Мостафин, Гөлсирень Хантимирова, Рәшит абый Ногманов, Марсель Ногманов, Раил Әхкямов, Фирдәүсә Ганиева, Фәнис Абдуллиннарга без бик рәхмәтле. 5нче сыйныф укучылары - Әнвәр Абдуллин, Данис Әхмәтҗанов, Фиргать Нәҗметдинов, Зөлфия Шәрапова, Алинә Хаҗиева, Илназ Мостафин, 6нчы сыйныф укучысы Алинә Гайфиева, 7нче сыйныф укучысы Рисәнә Хантимирова, 8нче сыйныфтан Энҗе Билаловаларның чыгышларын тамашачылар яратып кабул иттеләр. Үзебезнең чыгарылыш укучыларыбыз - студентларыбыз Илүзә Сафина, Айсылу Фазлыева, Хәниф Ганиев, Фәннүр Бикмөхәммәтов, Нияз Нәҗметдинов, армия сафларында хезмәт итеп кайтып, хезмәт юлын башлаган җырчы егетебез Данил Миннемуллин һәм үзебезнең укучыларыбызның матур итеп шигырь сөйләүләре, җыр–биюләре, күмәк шаян уеннар авылдашлар күңеленә хуш килде. Бәйрәмне үткәрүдә катнашы булган барлык артистларга Чишмәбаш башлангыч мәктәбе коллективы олы рәхмәтен белдерә.

Суфия ШӘФИГУЛЛИНА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk