Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Елның соңгы көнендә тусаң...

Районыбызда нәкъ менә 31 декабрьдә – еллар чигендә туган кешеләр бар. Адәм баласының дөньяга килүе могҗиза түгелмени?

Яңа ел – якты хыяллар, ак өметләр белән каршылый торган иң матур бәйрәм. Балалар гына түгел, без, олылар да, Яңа елга каршы көннең һәм төннең серле, могҗизалы булуына ышанабыз. Районыбызда нәкъ менә 31 декабрьдә – еллар чигендә туган кешеләр бар. Адәм баласының дөньяга килүе могҗиза түгелмени?

- Кукмарада, кирпеч заводы янында яшәгән чагыбыз. Мин бәби көтә идем,  - дип сөйли Пчеловод авылында яшәүче Анастасия Димитриева. - 31 декабрьдә авылга бәйрәмгә кайту өчен тормыш иптәшем Николай белән тимер юл вокзалына килдек. Халык телендә “өч вагон” дип йөртелгән поездга билетлар да алдык. Шулчак мин авыртына башладым. Тизрәк кире кайтыйк, юлда бәбиләвем бар, дим иптәшемә.

Анастасия ханым улы Юрийны көндезге сәгать ун тулып киткәч таба. Ире нәкъ шул  вакытта бәби тудыру йорты ишеге янында булган. Аңарчы өйләре белән ике арада арлы-бирле йөреп торган. Дулкынланган инде.

- Сабыебыз 3350 граммлы булып туды, - дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем. – Күрсәтегез әле, кемгә охшаган икән, дип сорадым иң элек. Гел әтисе инде менә, кара чәчле. Кабат имезергә алып килгәч, сары чәчле баланы күреп, аптырап киттем: минеке түгел бит бу, дим. Ялгышып, сабыйларның кулларына тагылган тамгаларын алыштырганнар икән. Шунысы сөенечле, теләгем тормышка ашты: беренче баламның малай булуын һәм Яңа ел бәйрәмендә табуымны теләгән идем.

- Мин нибары унике сәгать ара белән 1969 елгы булып йөрим, - ди Юрий Николаевич үзе. -  Туган-тумачаны чакырып, өйдә туган көнне үткәргәннән соң, клубка Яңа ел бәйрәменә чыгабыз. Анда да сәхнәдән котлыйлар үземне. Ике бәйрәмне бергә үткәрү күңелле инде.
31 декабрьдә туган бала Олыяз авылында да бар икән. Кечкенә әле ул, биш яше генә тулып килә. Рәлиф исемле.

- Безнең белән бергә төп йортта яшәүче улым Рәдифнең малае ул, - дип сөйли бәхетле бабай Рафил Хәбриев. – Баланың баласы балдан татлы, диләр бит: онык тууы – бәйрәм инде ул.  Бу көнне киленебез Айгөл шатланып та, бераз борчылып та көткәндер: ник дисәң, беренче бәбиен табуы иде. Рәлиф 31 декабрьдә көндезге 12 сәгатьтә дөньяга килде. Кыш бабай бүләге булды ул безнең өчен. Үзе дә әйтә: “Минем туган көнем - Кыш бабай килгән көнне. Ул миңа ике бүләк алып киләчәк”, - дип. Аның инде Риналь исемле өч яшьлек энесе бар. Ул да 31е көнне туды, тик июль аенда. Шөкер, бер өйдә әни белән бергә өч буын вәкилләре тату гомер итәбез. Барлыгы дүрт оныгыбыз үсеп килә.

31 декабрь  Жилой Рудник авылында яшәүче Сәрия Исламова өчен дә кадерле. Туган көне аның. Кичке сәгать җидедә, Яңа елга нибары биш сәгать кала дөньяга аваз салган.

- Кышны бик нык яратам мин, - дип сөйли. – Кар бөртекләрен  сокланып күзәтәм. Кардан әвәләп, капка төбенә Кыш бабай ясап куям. Зәмһәрир салкыннар да куркытмый мине. Кышын суыграк булган саен рәхәт: һава сафлана, сулышлар киңәеп китә. Зур Кукмара мәдәният йортында үткәрелә торган чыршы бәйрәменнән, бал-маскарадтан  калганым юк. Киемнәрне алдан ук әзерләп куям. Сәхнәдән туган көнем белән тәбрикләүләре дә күңелгә хуш килә. Үзем дә маскарад киеменнән, нәни балалары булган гаиләләргә кереп, күчтәнәчләрем белән сөендерергә тырышам. Туган көнем белән хезмәттәшләрем, якыннарым котлый. Менә шулай күңелле үтә бу икеләтә бәйрәм.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk