Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

"Чыдый алмыйча үкерә-үкерә тереләй яндылар"

Янгын мизгел эчендә бар нәрсәне кара төтенгә күмеп, ялкын белән чолгап ала

Теләче районы Шәтке авылында булган зур фаҗига бар республиканы тетрәндерде.

Бер хуҗалыкның абзар өлешендә башланган янгын, янәшә урнашкан мунча, гараж, соңыннан йорт түбәләренә дә күчеп, мизгел эчендә бар нәрсәне кара төтенгә күмеп, ялкын белән чолгап ала.

Бу вакытта өйдә булган хатын-кыз ике баласы белән тәрәзәдән чак кына чыгып калырга өлгерә.

Абзар эченнән бер мал-туарны да чыгара алмый калалар. "Үгезләр, бозаулар чыдый алмыйча үкерә-үкерә тереләй яндылар, алар тавышына йөрәкләр бозылды", - дип искә алалар бу хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр.

Матбугат.ру

Фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk