Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Чиста су» программасы кысаларында Әсән-Елга авылында суүткәргеч торбалар алыштырылды

Төзекләндерү эшләре 28,5 миллион сумга төшкән.

Пычак авыл җирлегендә «Чиста су» федераль программасы буенча эш төгәлләнеп килә. Аның кысаларында Әсән-Елга авылында барлык су трассасы яңага алыштырылган. Бу турыда авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйков хәбәр итте.

Программа буенча эшләр 28,5 миллион сумга төшкән.

Җирлек башлыгы Габделфәт Нәфыйков сүзләренә караганда, яз көне территорияне чистарту-агарту эшләре дә башкарылган. Алга таба үзара салым акчалары хисабына Арпаяз авылы зиратының коймасын яңадан корырга, Әсән-Елгада зират коймасын алыштыруны төгәлләргә, Пычак авылында 360 метр озынлыкта су трассасын яңартырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk