Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бурсык-Елга авылында, күңелле итеп, Сабантуйга яулык җыйганнар

Авылның яше-карты да читтә калмады

Бурсык-Елга авылында Сабантуйга сөлге җыю бәйрәме булды. Борынгы йолаларыбызны искә төшереп, милли киемнәребезне киеп, гармун моңнарын авылга таратып бүләк җыйдык. Авылның яше-карты да читтә калмады. Биргән бүләкләргә рәхмәт әйтеп биедек, җырладык. Һәрбер өй түрендә безне шат күңелле апалар каршы алды. Сөлге җыеп бетерүгә авылның уңган-булган киленнәре кайнар чәй, татлы ризык белән мул итеп табын кордылар. Авылның батыр, хезмәт сөючән егетләре шашлык пешерделәр, балачагалар туңдырма белән сыйландылар. Барыбызда исән сау булыйк, Сабантуйлар гөрләп торсын, илебез тыныч булсын, йөзебездән шат елмаю мәңге китмәсен.

Альфия ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk