Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Битлек, дезинфекция һәм бары тик язылу буенча: Кукмарада чәчтарашханәләр эшли башлады

Район газетасы журналистлары кайбер чәчтарашханәләрдәге эш барышы белән танышты.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы озайтылып, артык ихтыяҗ булмаганда өйдән чыгып йөрмәскә киңәш ителсә дә, хакимият органнарына әлеге таләпләрне бераз йомшартырга туры килә. Хәзер смс-пропусклар системасында унберенче номер астында өйдән чыгу мөмкинлеге бирә торган яңа максат барлыкка килде. Чөнки дүшәмбедән, бер айга якын тәнәфестән соң, шәһәрдә чәчтарашханәләр эшли башлады. Тик якындагы азык-төлек кибетенә яки даруханәгә рөхсәттән башка чыгарга мөмкин булса да, чәчтарашханәләргә бару өчен пропускка заказ бирергә кирәк. Әмма ул айга бер тапкыр гына, ике сәгатькә бирелә. Моннан тыш, салонның барлык хезмәткәрләре дә шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителергә, бинаны вируска каршы дезинфекцияләргә һәм клиентларны бары тик алдан язылу буенча гына кабул итәргә тиеш.

«Клиентлар күп. Кызганычка каршы, барлык теләүчеләрне түгел, ә язылу буенча гына кабул итәбез. Нигездә, чәч кистерергә киләләр. Бина зур булмагач, әлегә ике мастер урынына берсе генә эшли, таләпләр шундый. Чәчтараш белән беррәттән клиентларга да перчатка, битлектән булу мәҗбүри. Гадәттә, эш көнендә якынча җиде кешегә хезмәт күрсәтергә өлгерәм», - дип сөйләде Кукмарадагы матурлык салоннарының берсендә эшләүче чәчтараш Лениза.

Чәчтарашханәләр ачылуны мастерлар белән беррәттән, клиентлар үзләре дә көтеп алды, чөнки өйдә чәч кисү мөмкинлеге бөтен кешедә дә юк.

«Салоннар үз эшен яңадан башлап җибәрүгә шатмын. Мин дә башкалар кебек үк, үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклыйм. Мастерга алдан ук язылып куйдым, өйдән чыгар алдыннан смс-пропуск алдым», - диде чәчтарашханә клиентларының берсе Гөлия.

Лилия исемле мастер да чәчләрен тәртипкә китерергә теләүчеләрнең күп булуы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, әлеге санитар таләпләр элек тә үтәлгән, хәзер алар тагын да катгыйланган гына. Гадәттә, чәч кисү 30-40 минутка сузыла, буяу озаграк вакытны ала икән.

 

«Кешеләр бинада көтеп тормый, ә алдан язылу буенча килә. Алар арасында ир-атлар да, хатын-кызлар да бар. Нигездә, бу - безнең даими клиентлар. Кабул итүләр арасында 10-15 минут тирәсе бинаны җилләтәбез һәм эш урынын, инструментларны дезинфекциялибез», - дип уртаклашты ул.

Эшкә мондый намуслы мөнәсәбәт сөендерә, билгеле. Хәзер бигрәк тә санитария һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһим. Шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү шартларында коронавирус таралуга каршы көрәштә Татарстан хөкүмәте кешеләргә медицина битлекләре, перчаткалардан башка кибетләргә һәм җәмәгать транспортына керүне тыярга дигән карар кылды. Кызганычка каршы, еш кына шәһәр халкы җавапсыз карый. Бу арада район үзәгендә дә машиналар шактый. Бу техниканың шул тирәдә урнашкан оешма, учреждение хезмәткәрләренеке генә булуы икеле. Чөнки аларның күбесе - үзизоляциядә. Компания белән йөрүче яшьләр дә күренә. Кибетләрдә дә халык перчатка һәм битлек киюне кирәк санамый, 1,5-2 метрлы социаль дистанцияне дә бик азлары гына саклый. Гомумән алганда, җәмгыять иминлеге үз-үзеңне изоляцияләү режимы принципларын үтәүгә бәйле бит.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев