Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Без дә Сабантуйлы булдык: «ТАТМЕДИА» үзенең 15 еллыгы уңаеннан хезмәткәрләренә бүләк ясады

Кукмара районының «Хезмәт даны» редакциясе хезмәткәрләре эшли дә, ял да итә беләләр.

«Өстән»  журналистлар  арасында республика Сабан туе үткәрелүе турында хәбәр килеп төшүгә үк редакциябездә ыгы-зыгы башланды. Спорт уеннарында катнашучыларны барлау, бүлешү, «Хезмәт даны» логотибы булган форма әзерләү, волейбол командасын туплау, Сабантуй парадында сәламләү өчен махсус девиз өйрәнү... Кыскасы, мәш килдек. Максатыбыз, бер яктан, рәхәтләнеп ял итеп кайту булса, икенчедән, бәйгеләрдә башкалардан калышмау иде. 
 
Кайнар сәлам алып килдек
Без сезгә Кукмарадан.
«Хезмәт даны» командасын
Алкышлап торсын мәйдан,

дигән шигъри юллар белән уздык без Сабантуй парадын. 

Ә Сабантуй үзе сабалыларның, милли йолабызга туры китереп, әлеге бәйрәмгә килгән һәр редакциядән сөлге-бүләкләр җыюдан башланып китте. Кунаклар – Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйковларның сәламләүләреннән соң спорт ярышларына, җыр-биюгә старт бирелде. 

Безнекеләрдән (18 кешелек десант белән килеп төштек без Сабаның Сабантуй мәдәни спорткомплексына) кемдер мәйданда бара торган кызыклы ярышларга кереп китте, икенчеләре сәхнәдә бара торган концерт тирәсенәрәк күченде, ә без, алты кеше, мәйданнан читтәрәк булган волейбол мәйданчыгына таба кузгалдык. Волейбол күп кеше катнашындагы спорт төре буларак, әлбәттә, алдан бергәләп күнегүләр ясауны, бер-береңнең уен формасын өйрәнүне сорый. Зур Кукмараның спорт ветераны Мәгъсүм абый Нуриевка рәхмәт. Бер атна дәвамында вакытын жәлләмичә, безнең белән бергә булды ул, иренмичә, күнекмәләрне аңлатты, хаталарыбызны күрсәтте. Һәм нәтиҗәсе дә булды: безнең волейболчылар, ТАТМЕДИА беренчелегендә дүрт уен уйнап, 14 команда арасыннан өченче призлы урынны алды. «Татмедиа», Яр Чаллының «Күңел» радиосы, Азнакайның «Маяк» газетасы командаларын җиңдек, ә «Ялкын» һәм «Казан утлары» журналларының берләштергән командасына җиңелдек. 

«“Татмедиа” тарихында мондый чараның булганы юк иде әле. Журналистлар бәйрәм саен кешенең ял иткәнен күрсәтә. Бүген үзебез дә ял итик», -  дигән иде Айдар Сәлимгәрәев катнашучыларны сәламләгәндә. 

Әйе, чын-чынлап, ял иттек без, рәхмәт. Волейбол тәмамлангач, йөгереп чыгып, чын күңелдән арканын да тарттык, коеп яуган яңгыр астында бүрәнәгә менеп кунаклап, капчык сугышында да катнаштык, көрәшнең иң мөһим мизгеле – финал өлешендә  «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Фәрит Салиховның чиста җиңүгә ирешүен дә күрдек. 
Һәм... 

Хезмәттә дә, спортта да 
Бердәмлеккә ни җитә!
«Хезмәт даны» исеменә 

Җиңү генә килешә дип, яхшы кәеф белән киләсе очрашуларга кадәр дип таралыштык.
 
Гөлгенә ШӘРИПОВА: 

- Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Сабантуйда чыгыш ясап, хезмәтебезгә олы бәя бирде: «Туган телләрне, милли гореф-гадәтләребезне саклауда, дәүләт программаларының үтәлешен халыкка җиткерүдә вакытлы матбугат чараларының өлеше әйтеп бетергесез зур. Шуңа газеталарның тиражын саклап калу өчен, редакцияләргә һәрьяктан ярдәм күрсәтергә кирәк», - диде ул. Районыбызда шуны аңламаган хәлдә һәм газета укырга вакыт юк дигән сылтау белән «Хезмәт даны»н алдырмаган җитәкчеләр дә бар бит. Ә Сабантуйга килгәндә, моңарчы бәйрәмнәрне эшләп уздырган журналист халкы рәхәтләнеп күңел ачты. Бу юлы безне һөнәр генә түгел, спорт та берләштерде. 
 
Йолдыз НИЗАМИЕВА: 

- Сабантуйдан ел буена җитәрлек энергия, күтәренке кәеф туплап кайттым. Сабалылар безне бик җылы каршы алдылар, тәмле ризыклар белән сыйладылар. Чын мәгънәсендә, бәйрәм булды ул! Журналистлар җиң сызганып эшли, рәхәтләнеп ял да итә белә икәненә инандым. Мин үзебезнең волейбол командасына зур «5»ле билгесе куяр идем. Уен вакытында өстән яңгыр явып торуга, аяк асты пычрак булуга карамастан, ахырга кадәр лаеклы көч сынашып, 14 команда арасыннан 3нче урында калу - бу зур җиңү. Афәрин, кызлар-егетләр! Сабантуй алдыннан бер атна әзерләнүләр нәтиҗәсен күрсәтте бит. Әлеге бәйрәм дәвамлы булсын иде. Ел да шулай коллективыбыз белән Сабан туенда катнашырга язсын.
 
Светлана АФАНАСЬЕВА: 

- Шушы яшемә җитеп (кечкенә вакытта бүләк кисүдән башка), Сабантуйда катнашканым юк иде. Ә бу көнне эләктерә алмасам да, чүлмәк ваттым, утын кистем, аякка  ласты киеп йөгердем. Кызык икән ул,  бик ошады миңа. Хәзер инде киләсе елга район Сабан туенда да катнашырга дип уйлап торам. 
 
Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА: 

- Кечкенә балам булгач, минем өчен соңгы елларда Сабантуй башлыча батут, попкорн һәм уенчыклар сатучы сәүдә нокталары тирәсендә бөтерелеп узды, бәйрәм мизгелләрен күрми дә кала идем. Ә менә журналистлар Сабан туе моны «төзәтү» өчен бик яхшы җай булды. Бәйрәмдә хезмәттәш кызлар белән бергәләп бик күп төрле уеннарда катнаштык: кашыкка теннис шары куеп та йөгердек, капчык киеп тә узыштык, җилкәләргә сулы чиләкләр белән көянтә дә менеп кунды. Утын кисү, чүлмәк вату, сумо көрәше, авыш колгага менүчеләрне күзәтү үзе бер күңелле иде. Көн бераз көйсез кияүне хәтерләтүгә карамастан, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды, шул арада ялтырап кояш чыкты. Кыскасы, Сабантуйдан уйнап, көлеп, җырлап, биеп бәйрәм иттек көн буе дип сөенеп кайттык. 
 
Йолдыз ГЫЙМАДИЕВА: 

- Мин моңарчы Сабантуйга, дөресен генә әйткәндә, балалар өчен, аларның күңелен күрергә бара идем. Ә менә үзебезнекендә бөтен уенда катнашып диярлек рәхәтләнеп ял итеп, балачакка яңадан кире кайттым. Ватсаптагы статусыма да: «Бүген мин Сабантуйны ярата башладым», - дип, юкка гына язып куймадым. Кечкенә вакытта хәтерлим әле: мәйдандагы бөтен уеннарга чыга идем һәм әти-әни янына бүләк тотып йөгерү бик күңелле иде. Ә бу юлы бүләк тотып, әни, уеннарда катнаш, яме, дип, өйдә калган балаларым янына йөгердем. 
 
Гөлия НИГЪМӘТУЛИНА:

-  Инде күптәннән күңелгә ни өчен башка хезмәт ияләренең Сабантуй бәйрәме үткәрелә, ә безнеке юк, дигән уй кереп оялаган иде. Ә болай,  гомумән, Сабантуйда катнашып, бүләк алганым юк иде. Балачакта бәлки булгандыр да. Ул гына да түгел, шушы яшемә җитеп, коеп яңгыр яуганда, волейбол уйнаганым булмады. Волейболда катнашканлыктан, башка күп төрле уеннарны күрмәдем, әмма, Аллага шөкер, бик күңелле булды. Иртән көн болытлы иде бит, кәеф тә чамалырак иде, әмма анда барып, коллегаларымны күргәч, кәеф тә күтәрелде, бәйрәм рухы өстәлде.
 
Белешмә:

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте  2007 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән оештырылды. Аның составына 65 филиал керә. Акционерлык җәмгыяте 98 район, шәһәр, республика газеталарын, 14 журнал, 19 телеканал, 14 радиокомпания, 79 интернет сайтын һәм социаль челтәрләрдә 350 профильне берләштерә.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев