Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Берничә тапкыр хөкем ителгән кукмаралы кабат административ җаваплылыкка тартылды

39 яшьлек ир-атка карата административ күзәтчелек билгеләнә.

Кукмара район суды 1980 елда туган ир-атка карата җинаять эше материалларын карады. Ир-ат берничә тапкыр хөкем ителгән. Бу хакта район судының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

"2010 елда ул район суды тарафыннан “Урлау” маддәсе буенча хөкем ителеп, 3 елга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрелә. Аннан 2013 елда азат ителә. 2015 елның июлендә тагын ирегеннән мәхрүм ителеп, 3 ел да 5 айга каты режимлы төзәтү колониясенә озатыла. 2015 елның октябрендә ир янә хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләгә һәм дүрт елга колониягә китә, аннан 2019 елның июнь аенда азат ителә", - диелә хәбәрдә. 

2019 елның апрелендә Казан шәһәренең Идел буе районы суды карары белән 39 яшьлек ир-атка карата Кукмара район суды чыгарган карарны үтәү вакытына административ күзәтчелек билгеләнә. Ул бер айга ике тапкыр яшәү урыны буенча эчке эшләр органына килергә һәм 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр өйдә торырга тиеш була. Әмма ир-ат таләпләрне үтәми.

Суд тарафыннан билгеләнгән административ чикләүне үтәмәгән өчен, ул административ җаваплылыкка тартылды. Шулай итеп, суд ирне Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 314.1 маддәсенең 2нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм аңа 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы билгеләде.
 

фото: ИА "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk