Бер гасырлык гомер юлы: Иске Кенә авылыннан Анна Иванова 100 яшьлеген билгеләп үтә
Соңгы яңалыклар

Бер гасырлык гомер юлы: Иске Кенә авылыннан Анна Иванова 100 яшьлеген билгеләп үтә

Анна Прокофьевнага балачактан ук тормыш арбасын җигелеп тартырга туры килә.

Бүген Иске Кенә авылында яшәүче Иванова Анна Прокофьевнага 100 яшь тулды. Аны күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Поч.Кучук авыл җирлеге башлыгы Илһам Хамизовлар килде. Юбилярга чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр белән бергә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәте, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау открыткасы һәм район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты тапшырылды. Рәисебезнең котлавына түбәндәге сүзләр язылган иде: 

«Хөрмәтле Анна Прокофьевна!
Сезне чын күңелдән бер гасырлык юбилеегыз — 100 яшегез белән котлыйм. Сезгә әлеге искиткеч бәйрәм яңа көч бирсен, тормышыгызны шатлык белән тутырсын, якыннарыгызның мәхәббәте һәм кайгыртулары белән җылытсын.
Сез — безнең өчен данлы җиңүчеләр буыны. Сез катлаулы гомер юлына туры килгән барлык тормыш сынауларын лаеклы үтеп, башкалар өчен батырлык һәм патриотлык, Ватаныбыз хакына фидакарь хезмәт образларын күрсәттегез. Сезнең белән сокланабыз һәм горурланабыз, тормышыгыз имин булсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз.
Сезгә нык сәламәтлек һәм оптимизм телим. 
Казан, Кремль, 2026 елның 1 июле.»

Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова да Анна Прокофьевнага ихлас теләкләрен җиткерде.

«Сезне зур юбилеегыз белән котлыйбыз. Тормышның авыр чакларында җигелеп эшләдегез, балалар үстердегез, куйган хезмәтләрегез өчен зур рәхмәт», — диде. 

Чыннан да, Анна Прокофьевнага балачактан ук тормыш арбасын җигелеп тартырга туры килә. 15 яшьлек чагында Бөек Ватан сугышы башлана. Үгез җигеп, урманнан утын ташыганнарын, басу-кырларда эшләгәннәрен әле хәзер дә искә алып сөйли ул. Хезмәт чорында исә озак еллар туган колхозында төрле эшләр башкара. 

Алты бала — биш кыз, бер ул үстергән юбиляр бүгенге көндә кызы Зоя тәрбиясендә яши, алты баласы да исән-сау, әниләрен кайгыртып гомер итәләр. 

— Әни әле хаман да күңеле белән ни дә булса «эшли» әле безнең, — дип елмая кызы Зоя ханым. — Чөнки гомер буе эш яратты, безне дә тик тормаска, хезмәт белән янәшә атларга өйрәтте. Телевизор карый, ил, республика башлыкларын таный, Белоруссия Президентын хөрмәт итә. Кайбер тапшыруларны көтеп ала. 

Анна Прокофьевнаның гомер юлы — буыннар бәйләнешенең, гаилә җылысының ачык мисалы. Котлау сүзләренә кушылып, без дә гасыр әбисенә изге теләкләребезне юллыйбыз.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев