Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангарның хоккей тартмачыгында кышкы уеннар оештырылды

Кем чанада, кем чаңгыда шуа, ә кайберәүләр скандинавия адымы белән йөрүне үз итә

Байлангар мәдәният йорты янындагы хоккей тартмачыгында балалар һәм яшьләр өчен саф һавада актив ял һәм кышкы уеннар: тимераякта шуу, иптәшеңне чанада тартып йөрү, аркан тартышу кебек ярышлар оештырылды. Спорт - ул актив, бердәм ял, дип, юкка гына әйтмиләр. Әлеге чаралар яхшы кәеф бүләк итә һәм сәламәтлекне ныгыта. Яшьләр белән беррәттән, әлегә кадәр тимераякка басып та карамаган урта буын кешеләре дә инде бозда шома гына йөри белә. 

Авылыбыз халкы: балалар да, өлкән яшьтәге апа-абыйлар да буш вакытларын файдалы, күңелле үткәрергә тырыша. Кем чанада, кем чангыда шуа, ә кайберәүләр скандинавия адымы белән йөрүне үз итә. Хоккей тартмачыгында көн дәвамында олысын да, кечесен дә очратырга була. Кичләрен гаиләләре, дуслары белән биредә - саф һавада уздыручылар да бар. Шугалак авыл яшьләрен дэ очраштыра, таныштыра.

Бозны кардан арындыруда, аны яңартуда, тирә-юнен тәртиптә тотуда авылдашыбыз, Кукмарадагы "Олимп" боз сарае хезмәткәре Илдус Гыймадетдинов һәм хоккей белән мавыгучы егет-кызларның, аларның әти-әниләренең ярдәме зур. 

Минзәлия ӘГЪЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев