Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Байлангарлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә

Үлән чәйләре, алма, шомырт, гөлҗимеш һәм киптерелгән икмәк әзерләделәр.

Байлангар китапханәсендә авылыбызның бер төркем изге күңелле хатын-кызлары белән бергәләшеп махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә җәйге табигатьнең барлык шифасын, тәмен сеңдереп үскән биш төрле үләннәрдән: кура җиләге, бөтнек, ромашка чәчәге, үги ана, карлыган яфракларыннан киптерелгән үлән чәйләре, алма, шомырт, гөлҗимеш һәм икмәк киптереп әзерләдек.

Солдат егетләребез шушы үлән чәйләрен эчеп, киптерелгән туган як икмәге, укучылар язган хатлар күңелләренә рәхәтлек, шифа бирсен иде. Ил көннәребезгә тынычлыклар иңеп, егетләребез туган нигезләренә, үзләренең кадерлеләре янына исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Шушы изге эшне башкаруда үзләреннән өлеш керткән авылдашларга олы савап булсын.

Венера Хисмәтова, Байлангар китапханәсе мөдире

Фото: Динә Җәләева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев