Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангар җирлегендә хисап җыелышы үтте

Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә быгышланган иде.

Кичә Байлангар авыл җирлегендә 2023 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы булды. Анда җирлек башлыгы Илнар Кәримуллин, район участок инспекторы Айнур Җиһаншинның чыгышлары тыңланды.

Җирлеккә Байлангар, Сазтамак һәм Нормабаш авыллары керә. Территориядәге 360 хуҗалыкта 1044 кеше исәпләнә.

— Авылларда 17 яшькә кадәрле 190 бала, 284 пенсионер, эш яшендәге 609 кеше яши, — дип билгеләп үтте Илнар Кәримуллин. — Эшләүчеләрнең 23е бюджет сферасында, 11е «Урал» җәмгыятендә, 26сы кече эшмәкәрлектә, 112се шәхси ярдәмче хуҗалыкларда хезмәт куя. Безнең территориягә караган җирләрне «Урал» һәм «Вахитов» җәмгыятьләре эшкәртә. Шулай ук җирлектә 14 шәхси эшмәкәр, 4 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән.

Шулай ук җирлек башлыгы машина, су юллары төзелеше, клуб ремонты һәм башка башкарылган эшләр турында сөйләде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Чыгышлардан соң хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев