Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Айдар Сәлимгәрәев массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә үзгәреш кирәк булуын хәбәр итте

Тиздән республикада яшьләргә белем бирү өчен D-Dline платформасы старт ала.

Яшьләр медиасы өчен яңа D-Dline белем бирү платформасы массакүләм коммуникацияләр өлкәсенә киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш кертергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Сәлимгәрәев сүзләренә караганда, безнең җәмгыятьтә барган вакыйгалар (бигрәк тә цифрлаштыру өлкәсендә) массакүләм коммуникацияләр тармагында аеруча төгәл һәм ачык чагылыш таба. Хәзер без киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш таләп иткән этапка якынлашып киләбез.

Ул бүгенге көндә журналистикага яхшы яза һәм цифрлы мохиттәге барлык алымнарны куллана белүче кешеләр килүен билгеләп үтте.

«Әлеге проектның безгә кадрларны яңадан укытырга, шулай ук тормышыбызда бара торган барлык иҗтимагый процессларны ачык һәм тулы күләмдә яктырту өчен яшь һәм талантлы журналистлар табарга мөмкинлек бирәчәгенә өметләнәбез», - дип искәртте спикер.

фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев