Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча Кукмара районында ун гаилә яңа өйле булды

Әлеге программа авыл җирлекләрендә яшәүче, торак йортның килешү наймы буенча йорт төзүчеләргә финанс ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелә.

2020 елдан районда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы эшли. Әлеге программа авыл җирлекләрендә яшәүче, торак йортның килешү наймы буенча йорт төзүчеләргә финанс ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелә. Бу турыда район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге баш белгече Руфия Хәкимова хәбәр итте.

«Субсидия авыл җирлегендә даими яшәүче яисә даими яшәргә теләк белдерүчеләргә (тору урыны буенча тиешле тәртиптә теркәлү белән раслана), авыл җирлегендә хезмәт килешүе буенча эшләүчеләргә яисә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылучыларга яисә үз шәхси йорты булмыйча, даими рәвештә әти-әниләре белән яшәүчеләргә бирелә», - ди белгеч.

Руфия Тәлгать кызының сүзләренә караганда,  торак йортның килешү наймы буенча башкарылучы торак төзелешенең 80 проценты - федераль һәм республика бюджеты, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана. Эш бирүче белән хезмәт килешүенең биш ел вакыты чыкканнан соң, торак йортның исәп-хисап бәясенең 10 процентын, ә ун елдан соң сатып алу бәясенең бер процентыннан артмаган бәяне түләп, йорт гражданның милкенә тапшырыла.

Әлеге программа буенча Лельвижда – өч, Вахиттә – ике, Чуллы, Туембаш, Зур Кукмара, Татар Толлысы, Ядегәр авылларында берәр йорт салынды. Гариза язучыларның тугызы – авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли, ә берсе - укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk