Әсән-Елга авылы тарихына багышлап чыгарылган китап тәкъдим ителде
Әлеге китапның авторы - Фәрит Вәлиев.
Районыбызның күп кенә авыл җирлекләрендә халкыбызның иң матур бәйрәмнәренең берсе - Сабантуйлар гөрләде.
Бәйрәм Әсән-Елга авылында авыл тарихына багышлап нәшер ителгән китапны тәкъдим итү белән дә истә калыр. Әлеге китапның авторы - Фәрит Вәлиев.
"Китапка тарихи, архив материаллары бик күп керде. Аны эшәгән вакытта ярдәм иткән һәркемгә чиксез зур рәхмәт", - диде Фәрит абый.
Авыл тарихына багышланган китап райондашыбыз, бүгенге көндә ТРның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Хафизов Илнар Фәнил улының тырышлыгы белән дөнья курде.
"Авыл тарихына багышлап китап чыгарсы килгән иде, ниһаять, безнең теләкләр чынга ашты. Минем кулымда әле яңа гына табадан төшкән китап. Аны әзерләүдә Фәрит абый Вәлиев бик зур хезмәт куйды. Архивларда утырып мәгълүмат җыю, халыктан тупланган язмаларны китап итеп бастыру - зур хезмәт сорый торган эш. Мәгълүмат җыйган өчен авылдашларга зур рәхмәт. Хәтта читтә яшәүчеләр дә китапка кереп калу өчен язмалар җибәрделәр. Һәркемне китапка кертергә тырыштык.
Анда күпме тарих, сугыштан соңгы еллар, колхозлашу еллары, яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтып, инде бүгенге көндә арабызда булмаган ветераннар, хезмәт ветераннары, авылның җирлек башлыгы, хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән кешеләр һәм һәр гаиләнең тарихы шушы китапка кертелгән. Без китапны 250 данә бастырдык. Авылда яшәүче, китапка кергән гаиләләргә бушка тапшырабыз. Безнең гаиләдән бүләк булачак", - диде Илнар Фәнил улы.
Бәйрәм чарасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин да катнашты һәм үзенең котлау сүзләрен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев