Быел Татарстанда җылыту сезонының кайчан тәмамланачагын әлегә әйтүе кыен.
Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, быел апрель һәм май җылы булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
«Апрель һәм май айларында һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булыр дип фаразлана. Апрельдә республика өчен климатик норма +5,4 градус, ә майда +13,6 градус тәшкил итә», — дип искәртте ул.
Феликс Гоголь билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда җылыту сезонының кайчан тәмамланачагын әлегә әйтүе кыен.
«Якындагы ике атнада ул әле тәмамланмаячак. Моның өчен +8 градустан югарырак тотрыклы температура урнашырга тиеш», — диде ул.
Фото: «Кукмор-информ»
Нет комментариев