Антициклон йогынтысында Татарстанда кисәк суытачак
Соңгы яңалыклар

Антициклон йогынтысында Татарстанда кисәк суытачак

Республикада көндез 13-18 градус җылы булачак.

Иртәгә, 13 июньдә, Татарстанда кисәк суытачак. Республика синоптикларының беренчел фаразлары буенча, моңа салкын антициклон сәбәпче булачак. Бу хакта Гидрометүзәк хәбәр итә.

Төнлә бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Алмашынучан болытлы һава торышы булачак, дип хәбәр итә Гидрометүзәк.

Чәршәмбе кич, пәнҗешәмбе көндез һәм төнлә урыны белән төньяктан, төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Җил тизлеге 15-18 метр булачак. Шул сәбәпле Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы саклык чаралары турында искәртте.

Төнлә температура 4 градус, ә көндез 13-18 градус җылы булачак.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев