Әниләргә – уңайлык, сабыйларга – сәламәтлек: Район үзәк дәваханәсенең сөт ризыкларын тарату пункты капиталь төзекләндерелде
Капиталь ремонт бу елның февраль аенда башланып киткән.
Район үзәк дәваханәсенең сөт ризыкларын тарату пункты капиталь төзекләндерелде. Бу яңалык әлеге хезмәттән файдаланучы әниләрнең күңеленә аеруча хуш килер. Чөнки алар – бинаның элеккеге начар хәлен үз күзләре белән күреп, уңайлы шартлар булмавын үз җилкәләрендә татыган кешеләр.
Капиталь ремонт бу елның февраль аенда башланып киткән. Бүгенге көндә документация эшләре калып бара, диделәр. Төзекләндерү барышында бинада электр, су һәм җылылык системалары алмаштырылган, стеналар, түшәм-идәннәр заманча итеп ясалган.
– Ремонт “Бәләкәч” республика программасы кысаларында башкарылды. Монда бик зур хезмәт керде. Элеккеге бина белән хәзергесен чагыштырсаң, җир белән күк аермасы. Пунктта эшләүчеләргә дә, аннан продукция алырга килүчеләргә дә уңайлы шартлар булдырылды, – диде район үзәк дәваханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Илназ Кәримов.
Бүгенге көндә бушка сөт ризыкларын районда барлыгы 600дән артык кеше ала икән. Ремонт барышында райондашларның теләкләре дә исәпкә алынган. Шуннан чыгып, көтү, сөт ризыклары алу залы үзгәртелеп, бераз зурайтып ясалган. Хәзер анда әти-әниләр коляска белән дә керә алалар, ул киң, якты, иркен…
Шулай ук ремонт барышында бинаның түбәсе, фасад өлеше төзекләндерелгән, керү зонасы тәртипкә китерелгән, барлык инженерлык челтәре алыштырылган, яңа компьютер, суыткычлар һәм башка җиһазлар сатып алынган.
– Ремонт эшләре сыйфатлы итеп, бөтен санитар таләпләргә туры китереп башкарылды, шулай ук янгын турында кисәтү җайланмасы урнаштырылды. Керү юлына, сөт ризыклары бирү залына видеорегистраторлар куелды, – диде Илназ Кәримов.
Медицина учреждениесе җитәкчелеге белдерүенчә, ремонт сөт ризыкларының сыйфатын һәм саклану шартларын тагын да яхшыртуга, кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән. Район халкына күрсәтелә торган медицина һәм социаль хезмәтләрнең сыйфатын арттыру өстендә эш әле алга таба да дәвам итәчәк.
Кукмарадан Асия Каюмова сөт ризыкларын тарату пунктында 13 ел хезмәт куя.
– Әлеге бина бик начар, авария хәлендә иде: караңгы, күңелсез... Сөт ризыклары алырга килгән әти-әниләр каршында да уңайсыз иде. Хәзер бик матур, якты, чиста. Яңа өстәлләр, суыткычлар кайтты, искесе череп беткән иде. Гомумән, монда бөтен җиһазлар яңа, Аллага шөкер. Элек әти-әниләр балалары белән килгән вакытта сабыйларын урамда калдыралар, хәтта кышын ишекне ачык тоталар иде. Чөнки сөт бирү урыны бик тар, кечкенә иде. Урамнан ыжгырып суык керде. Хәзер бинага рәхәтләнеп коляска белән керергә була. Бу үзгәрешләргә бик сөендем, дәваханәнең баш табибы Вадим Булат улы, Илназ Дамир улы бик тырышты, рәхмәт аларга, – диде ул.
Сөт ризыклары биш көннән биш көнгә килеп тора. Исемлектә барлыгы биш төрле сөт ризыгы бар: сөт, кефир, эремчек, яшь категориясенә карап, алты айга хәтлекләргә һәм аннан соңгыларга смесь. Асия апа аларны расписание нигезендә өләшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев