Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Җәйнең өч аенда татарстанлыларны өч кыска эш атнасы көтә

Шул ук вакытта башка россиялеләр өчен җәйге вакытта бер генә кыскартылган эш атнасы булачак.

Җәй көне татарстанлыларны өч кыска эш атнасы көтә. Шуларның икесе – июньдә, берсе августта булачак, дип яза "Татар-информ" МА. Шул ук вакытта башка россиялеләр өчен җәйге вакытта бер генә кыскартылган эш атнасы булачак.


Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы сайтында бастырылган җитештерү календаре нигезендә, 12 июньдә татарстанлылар ил халкы белән бергә Россия көнен билгеләп үтәчәк. Июньнең соңгы эш атнасы да кыскартылачак, 28 июнь Корбан бәйрәме булачак. Указга март аенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Моннан тыш, 30 августта республикада Татарстан көне билгеләп үтеләчәк. 29 августта эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk